9 май – Бөек Ватан сугышында җиңү көне – hәркемгә кагыла торган бәйрәм. Язгы айларда бөтен ил чын кыйммәтләр тирәсендә берләшә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге истәлекле датага аерым игътибар итте, ветераннар өчен мөhим булган акцияләр hәм чаралар әзерләде, сугыш ветераннарына рәхмәт белдерде.
Бөек җиңүнең 74 еллыгы алдыннан социаль хезмәткәрләр ветераннар фатирларында генераль җыештыру үткәрделәр.
7 hәм 8 май көннәрендә “Доверие” үзәге хезмәткәрләре, Яр Чаллының политехник көллиятендә укучы волонтерлар hәм аларның остазлары белән берлектә социаль хезмәт алучыларны котладылар, шулай ук Яр Чаллы медицина көллияте укучылары hәм 55 нче мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән рәхмәт хатларын тапшырдылар. Шулай ук гаилә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Габдуллина Фирүзә Зөфәр кызы социаль хезмәт алучы ветераннарга видеокотлау белән чыкты.
Бөек Ватан сугышы ветераннары яшь буын белән үзләренең истәлекләре турында бик теләп уртаклаштылар. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы инвалиды Гималетдинов Мисбах Ибраhим улы үзенең авыр язмышы турында сөйләде.
Ул 1926 елның 10 мартында Нурлат районының Ерыклы авылында туа. Аңа 6 яшь булганда, әнисе вафат була. Әтисе җилкәсендә биш бала кала. 1941 елның 22 июнендә Нурлатта Сабантуй бәйрәмен билгеләп үткәндә, немецларның кисәтмичә сугыш башлаулары турында радиодан игълан итәләр. Икенче көнне машинага төялеп солдатлар сугышка китә. Фронтка чакыру башлана. Чиратлап бер-бер артлы Мисбах Ибраhим улының өч абыйсы да сугышка китә. Кызганычка каршы, фронттан абыйлары кайтмый. Мисбах абый башта разведчик була, аннары аны Беренче Белоруcсия фронтының бишенче удар армиясенең танк частенә билгелиләр. Ул узенең хәрби хезмәтен Белоруссиядә башлый. 1945 елның апрелендә танкка утырып Берлинга керә, Бөек җиңүгә ике атна кала анда контузия ала hәм җитди яралар белән госпитальгә эләгә. Җиңүне ул госпитальдә каршылый.
1946 елда култык таякларына таянып, орден hәм медальләр алып сугыштан кайта. Ул вакытта аңа 19 яшь була. Вакыт үткәч, Мисбах Ибраhим улы гаилә кора, авылдаш кызга өйләнә. Соңрак педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә, лаеклы ялга кадәр мәктәптә эшли. Хәрби хезмәтләре өчен ул 3 нче дәрәҗә Дан ордены hәм өч Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
2003 елның 15 октябрендә Мисбах Ибраhим улы дөньяда иң кечкенә мәчетне ача. Аның эчендә берьюлы 5-6 кешедән артык кеше урнаша алмый. Бу мәчет Иван Грозный гаскарләре яулап алганда hәлак булган мөселманнар - Казанны яклаучылар хөрмәтенә ачыла. Мәчет Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Мәчетне төзүдә туган-тумачалары, күршеләре, элеккеге укучылары, микрорайонда яшәүчеләр ярдәм итә. Кемгә генә мөрәжәгать итсә дә, аңа ярдәм итүдән беркем дә баш тартмый, ул аларны рәхмәт сүзләре белән искә ала. Мисбах абый ел саен мәчет янында чәчәкләр утырта.
Ветеран балаларга хәрби бүләкләрен күрсәтте hәм котлаулары өчен кунакларга рәхмәт белдерде. Балалар Мисбах абыйның яшьлеге, сугыш башлануы, абыйларының hәлак булуы, авыр җәрәхәт алуы, Бөек җиңү көне турында игътибар белән тыңладылар .
Безнең балалар – сугыш ветераннарын үз күзләре белән күрүче соңгы буын. Без бу бөек кешеләрнең батырлыгы белән горурланабыз.
Балалар ветераннарга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйттеләр hәм бөтен көллият исеменнән ветераннарга азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Ветераннар аларга күрсәтелгән игътибар hәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.