8 май 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне солдат боткасы белән сыйландылар. Ә аннары әби- бабайларыбыз үлән чәен авыз иттеләр. Җиңү көне уңаеннан концерт һәм ярыш чаралары оештырылды. Өлкәнәребез бик канәгать калдылар.