"Георгий тасмасы" акциясе

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

         8 нче май көнне Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "МИГ" отряды волонтерлары белән берлектә "Георгий тасмасы" акциясе уздырдылар.

         Георгий тасмасы - безнең өчен кан койган кешеләргә якты күк йөзе өчен хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне. Күпме генә еллар узса да, күпме генә рәхмәт сүзләре, мәхәббәт сүзләре яңгыраса да, яшь буын ветераннар алдында мәңгелек бурычлы булыр иде. Белгечләр социаль хезмәт алучыларга Георгий тасмалары тараттылар, әлеге традициянең барлыкка килү тарихын һәм тасмалар йөртү кагыйдәләрен аңлаттылар, аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International