“Үлемсез полк“

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

9 Май – Бөек Җиңү бәйрәмендә “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Әгерҗедә ике меңгә якын кеше әтиләре, бабалары, туганнарының фотосурәтләрен тотып, шәһәр буйлап горур атлады.

Быел әлеге акцияне Әгерҗедә үзенчәлекле итеп оештырганнар иде. Өлкән һәм яшь буын канкойгыч сугышта катнашкан якыннары турында сөйләделәр, күпләр әңгәмә барышында күз яшьләрен дә тыя алмады.

  • Бик дулкынланып көтеп алам бу көнне. Үзем инде гомер көзенә якынлашсам да, шул ач-ялангач сугыш вакытлары искә төшсә күңелем тула, – диде Әгерҗедән Гөлсинә апа Вәлиәхмәтова.

46 яшьлек әтисе Талиндар сугышка киткәндә әнисе сигезенче баласы белән авырлы булып кала. Смоленск янында барган бәрелешләр вакытында Талиндар Вәлиәхмәтов яраланып, госпитальгә эләгә һәм вафат була.

  • Әни берьялгызы итәк тулы бала белән калды, – ди искә ала Гөлсинә апа.

Ә менә Лия Кузнецова абыйсы Всеволод Агафонов турында сөйләгәндә горурлануын яшермәде.

  • Педагогия училищесында укыганда сугышка алалар абыйны. Аңа нибары 17 яшь була. Курск дугасында бик каты яраланып, озак вакыт госпитальдә дәвалана. Туган якларга ул ике култык таягы белән кайтты. Күп еллар Глазов шәһәрендә география укытты, мәктәп директоры булып эшләде, – ди Лия ханым.

Ә Любовь Гыйльфанованың әтисе Илья Кузнецов Көнбатыш фронтта барган бәрелешләрдә катнаша. Ут эченнән 22 солдатны коткарганы өчен “Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнә. Үзе дә яраланып кайта.

  • Әти бик аз сүзле иде. Сугыш турында сңйләргә яратмады, – ди Любовь ханым.

Ә менә 1нче гимназия укытучысы Ләйсән Ибраһимова кызы Зәринә, улы Раяз да бабалары Йосып Гарифуллинның һәм аның кордашларының батырлыгын белеп үссеннәр өчен акциягә кушылырга булган. Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов та оныгы Айназны алып килгән.

  • Кадыбашта да әлеге акцияне ел саен уздырабыз. Оныгым бәйрәмне Әгерҗедә дә күрсен, безнең районнан күпме батыр илебез азатлыгы өчен көрәшкәнен белеп үссен өчен бирегә алып килдем, – диде.

Әнә шулай, Әгерҗедә узган “Үлемсез полк“ акциясендә өлкән, урта һәм яшь буын да катнашты. Оешма-учреждение җитәкчеләре, хезмәткәрләре – барысы да горур атлап бәйрәм үтәсе төп мәйданга килделәр. Колоннаны район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальнигы Александр Лапшин,  район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, яшь армиячеләр, социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, яшьләр оешмалары вәкилләре җитәкләделәр.

Бу көнне район күләмендә уздырылган “Ветеранга хат“ акциясендә җиңү яулаган укучыларның иҗат җимешләре дә укылды. Ә бәйрәм үтәсе төп мәйданда акциядә катнашучыларны йөзләгән райондашыбыз каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International