“Астра” тернәкләндерү үзәгендә мастер – класс узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

2019 елның  13 маенда  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  “Балыклар” темасына багышланган мастер – класс узды.

Шөгыльнең максаты булып балаларга балыклар турында белемнәр бирү, су асты дөньясы белән таныштыру ак биттә сурәтләр ясау торды. Балалар үзләре аппликация ясадылар. Үзләре балыкларны уйлап чыгардылар. Балыкларның кызыклы дөньясы белән таныштылар.

Шөгыль бик кызыклы һәм күңелле булды.Соңыннан рәсемнәр буенча күргәзмә оештырылды. Чарада 13 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International