13 нче май, 2019 нчы ел, дүшәмбе
9 май көнне «Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова белән бергә сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының 92 яшьлек тол хатыны Саимә Гарипова һәм социаль хезмәт алучылары Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Чараның максаты: ветераннарга, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү, аларның социаль активлыгы өчен шартлар тудыру һәм тормыш сыйфатын күтәрү иде.
"Ватан-ана" мемориалы янындагы Тантаналы митингта ветераннар адресына җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар өчен иң дулкынландыргыч һәм истә калырлык тамаша - кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, студентлар һәм эчке эшләр идарәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре сафка баскан парад булды. Г.Тукай исемендәге яр буе паркында социаль хезмәт алучылар сугыш елларының яраткан, онытылмас җырлары һәм биюләре белән хозурландылар һәм солдат боткасы белән сыйландылар. Яшьләр, аларның батырлыклары өчен рәхмәт йөзеннән чәчәкләр бүләк иттеләр. Саимә Гарипова һәм социаль хезмәт алучылары шундый матур һәм бай эчтәлекле шәһәр бәйрәм чарасында булуларына бик шат һәм рәхмәтле калдылар.