Эстафета
Тантанада катнашучыларны спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде. Традиция буенча аерылып торучыларга ГТО значоклары тапшырылды. Әгерҗе укучылары Линар Ахунов һәм Рузилә Шаһиева алтын значокларга лаек булдылар.
Узган елдагы кебек үк, өч ярышта өч старт булды.
Мәктәп стартларына шәһәрнең барлык мәктәпләре һәм районнан Бима мәктәбе командалары килде.
5-9 сыйныфларны бер командага берләштерделәр. Алар иң күп санлысы булдылар һәм 10 этаптан торган иң озын дистанциядә йөгерделәр.
Биредә икенче мәктәп командасын аерым билгеләп үтәсе килә. Беренче этапта барысыннан да зур аерма белән артта калып, үҗәтлеге һәм җиңүгә омтылышы белән алар икенче булып финишка килде. Бронза – 4нче мәктәп укучылары кулында. Бима мәктәбе командасы җиңүче булды.
Икенче йөгереш – 10-11 нче сыйныф укучылары арасында булды. Бу юлы этаплар нибары биш кенә булуга карамастан бик мавыктыргыч узды. Финишка килеп җитәр алдыннан гына беренчелек өчен көрәштә Бима мәктәбе җиңде. Икенче урында – 2нче мәктәп, өченче урында – 3нче мәктәп.
Шәхси зачетның беренче этабында ук җиңүчеләрнеә кем буласы ачык күренде. Бима мәктәбе укучылары – республика кроссы җиңүчесе Сергей Алмазов һәм чаңгы буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, беренче кышкы «Азия балалары» уеннарында катнашкан Богдан Павлов җиңүчеләр булды.
Өченче узыш көтелгәнне акламады. Алдагы елларда Тынычлык эстафетасына хезмәт коллективларыннан 10лап команда катнаша иде. Бу юлы нибары биш команда гына йөгерде. Болар – локомотив депосы, Әгерҗе станциясе, район администрациясе командалары. Бима авыл җирлеге данын укытучылар командасы яклады.
«Өмет " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге командасын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Кичә алар барлык коллектив белән велоузышта катнаштылар, бу йөгерешкә дә тулы состав белән чыктылар. Алар бу чарада иң актив җанатарлар да булды, хәтта лозунглар да әзерләгәннәр.
Бу ярышта Бима беренче булды. Икенче урында – станция командасы, өченчедә – локомотив депосы. Тимерьюлчылар үзләренең җиңүләрен үзләренең оешмаларының 100 еллык юбилейларына багышладылар.
Тынычлык эстафетасында катнашучылар һәм җанатарлар шушы көннәрдә Казан марафонында катнашкан ветераннар командасын аерым сәламләде.