9 май көнне Алексеевск районының «Забота" приютында тәрбияче Маслова Н.В. тәрбияләнүчеләрнең гражданлык позициясен формалаштыру, патриотизм хисе, үз Ватаныбыз традицияләренә хөрмәт тәрбияләү максаты белән «Бөек Җиңү салюты астында» дип исемләнгән тарихи дәрес үткәрелде. Балаларга Җиңүнең нинди бәрабәренә яулануы һәм Җиңү көненең илебезнең барлык кешеләре өчен изге көн булуы турында сөйләнелде. Сугыш елларындагы вакыйгалар һәм безнең өчен җирдә тынычлык яулаган кешеләр турында тагын бер кат искә төшерергә кирәк.Чара барышында балалар сугыш турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар, һәм, әлбәттә, һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.