Мамадыш муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Надежда” социаль приютында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Бу - Җиңү көне” дип исемләнгән тантаналы чара булды

2019 елның 11 мае, шимбә

 Тантаналы чараның  максаты: ватанпәрвәрлек хисе формалаштыру, ветераннарыбызның батырлыкларын хөрмәтләү, үз Ватаныңа ярдәмгә килергә әзер тору.

  Бәйрәмгә Венгер сугышында катнашкан Миньша Зиятдинов, хезмәт Ветераны Галина Рылова һәм приютта тәрбияләнүче балаларның ата – аналары чакырылган иде. Приют директоры Айрат Мавлеев килгән кунакларны, катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Кечкенә төркем балалары музыка җитәкчесе Гүзель Ибрагимова белән “Сугыш балалары” дип исемләнгән күңелләргә үтеп керә торган бию башкардылар, өлкән төркем кызлары “Катюша” биюен биеделәр. “Кызыл ромашка”, “Торналар” шигырьләре яңгырады, балалар сугыш еллары җырларын җырладылар. Бәйрәм “Һәрвакыт булсын кояш” җыры һәм “Балаларга  тынычлык” дип исемләнгән музыкаль композиция белән тәмамланды.

    Бәйрәм ахырында ветераннар тыныч күк йөзе, бәхетле балачак теләделәр, ә балалар кунакларга “Тылсымлы мәрҗән төймәләре” түгәрәгендә, үз куллары белән ясаган, сувенирларын бүләк иттеләр.

    Җиңү көне – барыбыз өчен дә олы бәйрәм. Бу бәйрәм бөтен халыкны берләштерә, илебезнең кыю, көчле гражданнары булырга өйрәтә. Балаларга ватанпәрвәрлек рухы үтеп керә алды һәм ул хис аларның йөрәкләрендә озак вакытлар сакланыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International