Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Минем яраткан әкиятем!» дип исемләнгән әдәби сәгать.

2019 елның 10 мае, җомга

Максат: әкиятләргә карата ярату хисе тәрбияләү, персонажлар белән таныштыру, китапка карата сакчыл караш тәрбияләү. Катнашучылар: 5 бала. Балалар китаплары арасында әкият китаплары аерым урын алып тора. Бу китаплардагы әкиятләрне балалар бик яратып һәм кызыксынып тыңлыйлар. Әкиятләр балаларны яхшыны -яманнан, көчлене- көчсездэн аерырга ярдәм итә. Әкиятләрдә һәрвакыт дөреслек җиңә. Шөгыль тәрбияченең балаларга әкият укуыннан башланып китте. Балалар бик теләп укылган әкият буенча рәсемнэр карадылар. Шөгыль дидактик уеннар белән дәвам итте.”Без әкият уйныйбыз”,”Әкият геройларын таны?” уеннары балаларга бик ошады. Пазлылардан әкият геройларын төзү балалар өчен, бик кызыклы булды. Карандашлар ярдәмендә әкият геройларын буяу балалар күңелендә тирән эз калдырды. Юкка гына әкият дәвалый да, тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итә дип әйтмиләр. Шөгыль балалар йортында тәрбияләнүче балаларга бик ошады. Үткәрелгән чарадан тәрбияләнүче балалар Һәм аларны тәрбияләүчеләр канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International