2019 елның 7 маенда Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә “Георгий тасмасы” акциясе үткәрделәр. Волонтерлар паркта, урамда тасмалар тараттылар. Җиңү символына тиешле хөрмәт саклансын өчен пиджак яки пәлтәгә беркетеп куярга киңәш иттеләр. Без бу истәлекне сакларга һәм ата-бабаларыбызга лаеклы булырга омтылырга тиеш.