9 майда бөтен Россия Җиңү көнен билгеләп үтә. Илебез тарихының иң фаҗигале датасы. Бу көнне без сугышта һәлак булган сугышчыларны, солдат, офицерларны һәм генералларны, үз тормышы бәрабәренә Ватан бәйсезлеген саклап калган сугыш геройларын искә алабыз.
Бу бөек бәйрәм алдыннан 2019 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны – Аржанцева К.П. янына барып, Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм Георгий тасмасын тапшырдылар.