8 нче май 2019 нчы ел, чәршәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм алдыннан психолог Чулпан Галләмова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен Җиңү көненә багышланган арт-терапия чарасы үткәрелде.
Чараның максаты: сугыш батырларына карата горурлык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерү, яхшы мөнәсәбәттә булу, хәтерне саклау һәм шәхси ресурсларны активлаштыру.
Русия һәм элеккеге союз илләре өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе- ул 9 нчы Май- Җиңү көне. Социаль статусына да карамастан, аны барлык кеше бәйрәм итә.
Социаль хезмәт алучылар патриот музыка астында, Җиңү көненә багышлап, рәсем ясадылар. Иҗади эш әтиләренең, бабаларының, туганнарының һәм якыннарының хатирәләрен искә алып башкарылды. Катнашучылар сугыш дәһшәтләре кичергән якыннарының гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар горурлык хисе белән тыныч күк йөзендә яшәгән өчен солдатларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар сугыш батырларына тыныч күк йөзе бүләк иткән, ә белгечкә күңел күтәренкелеге тудырган өчен рәхмәт белдерделәр.