7 май көнне тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. тәгъдиме буенча Югары Утар балалар интернатында "Язгы уеннар" исеме астында дидактик уеннар үткәрелде. Шөгельнең максаты балаларда ихтибарлылык арттыру, сөйләм телләрен үстерү.
Дидактик уеннар үстерүче, белем бирүче һәм тәрбияви әһәмияткә ия. Аны балалар эшчәнлегенең теләсә кайсы төрендә диярлек кулланырга була: уен , коммуникатив , танып белү һәм сәнгать әсәрләренең чагылышы буларак.
Уенны аерым бала һәм группа белән үткәреп була. Үземнең информациямне Руслан һәм Вася белән үткәрдем, балаларым үзләренең уңышларынан бик канәгать калдылар.