“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган мастер-класс

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

6 нчы май 2019 нчы ел, дүшәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова 9 нчы май бәйрәменә багышланган Җиңү символы буларак Георгий тасмасыннан күкрәк бизәкләре ясау буенча мастер-класс үткәрде.

       Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны,  ветераннарны хәтердә тоту, алар белән горурлану, тыныч күк йөзе өчен рәхмәтле булу, рухи байлыкны формалаштыру һәм иҗади сәләтне үстерү.

       Белгеч чарада катнашучыларга Георгий тасмасынын ике төстән торуын һәм ничек итеп символга эверелү тарихын искә төшерде. Аннары  күкрәк бизәге ясау тәртибен анлатты һәм үз куллары белән  эшләп күрсәтте.

      Чара барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары, якыннары турында горурланып искә төшерделәр. Алар шул  чор тарихы белән уртаклаштылар һәм ижади эшкә керештеләр. Нәтижәдә үз куллары белән ясалган матур һәм гадәти булмаган бизәк – Җиңү символы барлыкка килде.

     Социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, мондый бизәкне Җиңү көне белән якыннарга бүләк итәргә мөмкин дигән позитив уйлар белән чараны тәмамладылар.

   Чарада 11 кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International