«Тургай» приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән сюжетлы уеннар үткэрелә

2019 елның 4 мае, шимбә

Тәрбияче Башарова Р. С. балалар белән "Яшь янгын сүндерүчеләр"дигән темага чара үткәрде. Чараның максаты-балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү, янгын чыгу сәбәпләре турында фикер алышу, янгын чыккан яки гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта балаларның гамәлләрен өйрәнү һәм коткаручылар һөнәренә кызыксыну уяту.

Балалар бик игътибар белән тыңладылар һәм барлык сорауларга да зур кызыксыну белән җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International