Буаның интернат-йорты социаль хезмәтләр алучылары территорияне төзекләндерүдә актив катнашалар.
Безнең интернат-йорты территориясе өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзекләндерелде. Биредә ял итү урыннары оештырылган-ике беседка, бик күп уңайлы эскәмияләр, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннары, кечкенә генә бакча һәм теплица. Бөтен территория чәчәкләр һәм яшеллек белән капланган.
Халыкны территорияне төзекләндерүгә җәлеп итү яшәү территориясе аларның көтүләренә туры килү, өлкәннәргә үз кирәк-яракларын тою максатыннан оештырыла. Бу эшчәнлектә катнашу аларга интеллектуаль һәм физик активлык, кызыксынучанлык, дәртлелек, аралашуга кызыксыну һәм алга барырга теләк саклап калырга ярдәм итә.