Пасха бәйрәме барлык христианнар өчен төп тантаналы вакыйга булып тора. Ул Бөек постны тәмамлый.
Изге Пасха-ул барлык христиан чиркәүләрендә төнге тантаналы хезмәт итү, тәмле куличлар, буяган йомыркалар. Якты Пасха бәйрәме элек-электән безнең илдә иң яраткан бәйрәм, ул өлкәннәргә һәм балаларга бик күп шатлык китерә.
30 апрель көнне интернат-йортында яшәүчеләрне протоиерей Иоанн (Ткачук Иван Андреевич) Пасха бәйрәме белән котлады, молебен үткәрде, шулай ук аларга татлы бүләкләр тапшырды. Социаль хезмәт алучылар рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм бәйрәм белән котладылар.