Чернобыль: без хәтерлибез…

2019 елның 26 апреле, җомга

Чернобыль: без хәтерлибез…

 

 

 

Бүген, 26 апрельдә, Чернобыль атом электростанциясендәге иң зур авариягә 33 ел тулды.  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  шушы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр истәлегенә багышланган тематик чара уздырылды. Чарада 15 инвалид бала һәм 3 ата-ана катнашты.

Чарада балалар тәрбияче Борисованың А. В. 20 гасырдагы техноген һәлакәт турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар, ул дәһшәтле вакыйгаларның хроникасы белән таныштылар. Чернобыль АЭСындагы шартлау турындагы документаль фильм беркемне дә битараф калдырмады. Дәреснең төп максаты балаларга Чернобыль АЭСындагы экологик фаҗиганың әһәмиятен күрсәтү, патриотизм хисе формалаштыру, әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплылык һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International