Лениногорск шәһәренең «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Театр сандыгы» проектын тормышка ашыру

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2018 елда «Театраль сандыгы» проекты «Иҗтимагый инициатива-2018» конкурсында җиңүче булды.

Бүгенге көндә, башлангыч нәтиҗәләр ясап, проект уңышлы тормышка ашырыла дип әйтергә мөмкин. Театр студиясенә тормышка ашырыла башлаганнан бирле актив тормыш позицияле булган 12 өлкән яшьтәге граждан җәлеп ителгән.  Алар тарафыннан тәкъдим ителгән «Раштуа алдыннан төн», «Киң масленица» спектакльләре тамашачы күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Артистларның чыгышларын «Озын гомер» учрежденисенең актлар залында 56 социаль хезмәт алучы һәм 8 ойдә социаль хезмәт алучы  өйләрендә күрделәр.

Бүгенге көндә актерлар остаханәсендә эш дәвам итә. Апрель буе истәлекле көнгә – 9 Май бәйрәменә әзерлек бара. Проектта катнашучылар Борис Васильевның «Ә таңнар  монда тыныч» китабы буенча театральләштерелгән тамаша әзерлиләр.

Репетицияләр барышында актерларның сөйләменең чагылышы өстендә эш бара, рольләр буенча уку һәм текстларны укыту, декорацияләр урнаштыру, музыкаль бизәлеш алып барыла. Һәр очрашу һәм  чыгыш белән проектта катнашучылар чыгыш ясауын һәм иҗади эш тәҗрибәсен үстерәләр.

Болар барысы да хыялларны, катнашучыларның иҗади активлыгын үстерә, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгы потенциалын ачыкларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International