Көтелмәгән бүләкләр

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

        Балтач районының Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Тимур Айрат улы Шәймиев исеменнән бүләкләр көтелмәгән хәл булды. 2019 елның 29 апрелендә «Татарстанның кече нефть компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңүнең  74 еллыгы белән котладылар һәм компания исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International