2019 елның 26 апрелендә тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. мәктәп яшендәге балалар өчен «Чернобыль.Читләштерү зонасы» фильмын күрсәтте.
1986 елның 26 апрелендә (Украина) Чернобыль атом электр станциясендә зур һәлакәт була, аның артыннан атмосферага күп санлы радиоактив матдәләр чыгарыла. "Чернобыль Читләштерү зонасы" фильмын карау нәкъ менә шушы авариягә багышланган иде.
Фильмны карау максаты: Чернобыль фаҗигасе турында белемнәр формалаштыру, мәрхәмәт хисләре тәрбияләү.
Дәрестә 12 кеше катнашты. Балалар фаҗига турында документаль фильм карадылар. Шуннан соң алар фильмны һәм «Ташландык шәһәргә тормышны кире кайтарырга мөмкинме? " дигән төп мәсьәлә буенча фикер алышуда катнаштылар. Залда зур тынлык булды. Барысы да тәрбияченең авария башлануы, авария ликвидаторларының батырлыгы, аның нәтиҗәләре турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар.
Һичшиксез, мондый чаралар балаларны гражданлык, патриотик һәм әхлакый тәрбияләүгә ярдәм итә.