Сюжетлы- рольле уен “Табибта кабул итүдә”. Алексеевский “Забота” приюты.

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елның 26 апрелендә «Забота " приютында тәрбияче Карамзина О. В. балалар белән «Табибта кабул итүдә" сюжетлы-рольле уен үткәрде. Балалар үзара рольләрне бүлештеләр: табиб, шәфкать туташы һәм авырулар.

        Максат: балаларны авыруны карап, медицина инструментларыннан файдаланырга өйрәтүне дәвам итү, балаларда игътибарлылык, сизгерлек тәрбияләү, сүз запасын киңәйтү: «хастаханә», «авыру», «дәвалау», «дарулар», «температура», «стационар» төшенчәләрен кертү.

Балалар тиешле хезмәт гамәлләрен үтәделәр: табиб пациентны тыңлый, процедураларны билгели, шәфкать туташы барысын да картага яза. Тәрбияче балаларга уен вакытында ярдәм итте. Балалар бик күңелле һәм тату уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International