Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәгендә " Язгы игелек атнасы "

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Апрель аенда « Язгы игелек атнасы» акциясе дәвам итә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге КЦСОН «Радуга» Бөгелмә медицина көллиятенең студент-волонтерлары белән берлектә " Чиста йорт»дигән чара уздыра. Волонтерлар торак, ишегалларын җыештыруда ярдәм итәләр.

        Очрашулар вакытында өлкәннәр яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша, тормышлары турында сөйли. Саубуллашканда волонтерларга: «Яхшы эш башкарасыз!" диләр. 52 кешегә ярдәм күрсәтелде. Бу-ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, инвалидлар.

        Волонтерлык ул, формаль рәвештә әйткәндә, олы яшьтә булу сәбәпле, хуҗалык эшләрен башкара алмаган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү дигән сүз. Шунысын аңлау бик меһим,бу һенәри ярдәм  түгел, әмма яшәү сыйфатынүзгәртә  ала . Ярдәм итү нигезендә кешелеклелек сыйфатлары  ята: игътибарлылык, ярдәмчеллек һәм аралашу.

 

 Социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч:

 Шәрәфиева Елена

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International