Бәйрәмгә эшләнмәләр әзерләү

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында "Федоровка  картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"да хезмәт дәресендә  хезмәт буенча инструктор  Алина Артемьева җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар тарафыннан  "торцевание" технологияләреннән файдаланып Пасха бәйрәменә эшләнмәләр ясадылар.

Әлеге дәреснең максаты булып кулларның вак моторикасын яхшырту, кул бармакларының хәрәкәт сизгерлеген арттыру, эмоциональ иминлек формалаштыру өчен шартлар тудыру, күңелне тынычландыру тора.

Эшләр матур һәм кызыклы килеп чыкты, чөнки иҗат барысына да бер генә нәрсә белән дә чагыштырып бклмаган шатлык бүләк итә.  Дәрес ахырында, үз эшчәнлекләре нәтиҗәсе белән катнашучылар күңел өчен тагын да зур энергия алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International