26 нчы апрель 2019 нчы ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган «Тынычлык! Хезмәт! Май!» дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның бәйрәм кәефен булдыру һәм актив ялын оештыру иде.
Катнашучылар ике командага бүленделәр. Чара өч конкурстан тора иде. «Сәламләү!» конкурсында командаларның бурычы үзләренә исем, девиз уйлап табу һәм бәйрәм тематикасына җыр җырлау иде.
«Җитезләр һәм зирәкләр!» дигән конкурста күңелле эстафета үткәрелде. Эстафета барышында катнашучылар бердәм команда икәнлекләрен күрсәттеләр.
«Иң акыллы!» конкурсында катнашучыларга язгы темага төрле кызыклы табышмаклар тәкъдим ителде. Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча, инструктор дуслык җиңүен игълан итте.
Социаль хезмәт алучылар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар һәм бәйрәм алды кәефләре барлыкка килүен билгеләп үттеләр.
Чарада 12 кеше катнашты.