Православия динен тотучылар Пасха бәйрәмен язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап бәйрәм итә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне - бик зурлап уздырыла.
Пасха бәйрәме уңаеннан, бүген, 25 апрель көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен табигый материаллардан йомырка бизәү мастер-классы узды. Мәгълүм булганча, Пасха бәйрәмендә йомырка җыю – бу Олы бәйрәмнең бик матур традициясе булып тора. Бәйрәм хөрмәтеннән, йомыркаларны элек-электән төрлечә бизәгәннәр, буяганнар. Бугенге мастер-классны уздыручы интернат-йорт тәрбиячесе Людмила Валентин кызы Замалетдинова табигый материаллардын ясалган йомырканы бизәүнең яңа ысуллары белән таныштырды. Алдан әзерләнгән йомырка формасындагы картоннарны чарада катнашучылар төрле төстәге тукымалар белән тышлап, бизәр өчен төрле төстәге тасмалар, ялтыравыклы бисер, пайеткалар кулландылар.
Чираттагы мастер-класс социаль-көнкүреш реабилитация бүлмәсендә узды. Аны интернат-йорт социаль-педагогы Альбина Рамиль кызы Сираева үткәрде. Алдагы мастер-класста катнашучылар “ясалма” йомырканы бизәү өстендә эшләсә, биредә алар чын йомырканы бизәү, матурлау алымнарына өйрәнделәр. Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр олы яшьтә булуларына карамастан, һәр төр бизәү ысулын тирән кызыксыну, мавыгу белән күзәттеләр.
Шул ук вакытта, мастер-класслар барышында, Пасха бәйрәменең тарихы, аны бәйрәм итү традицияләре, уздыру йоласы, гореф-гадәтләре искә алынды.