Алабуганың «Доверие» үзәгендә балигъ булмаган балалар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу узды

2019 елның 26 апреле, җомга

2019 елның 26 апреле

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан Алабуга «Доверие» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган балалар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу булып узды. Чараның төп максаты яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аларны Россия тарихында фаҗигале вакыйгалар шаһитлары белән таныштыру. Ветераннар өчен балалар шигырь һәм җырлар программасын оештырдылар, ә ветераннар үз чиратында үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, балаларга тыныч күк йөзе теләделәр. Лидия Ильнична Горбунова, олы яшьтә булуына карамастан, үзенең шигырьләрен бик җиңел генә укыды. Балалар  ветераннарга Георгий тасмалары һәм канәфер чәчәк бәйләме тапшырдылар. Үзәк белгечләре, хәзерге катлаулы вакытта, мондый чаралар әхлак һәм балалар арасында бурыч хисе үсешенә ярдәм итәр дип, безнең балалар үзләренең әби-бабаларының илебезнең геройлары булуын белергә тиешләр, алардан үрнәк алырга тиешләр, дип өметләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International