Балалар бакчаларында ата-аналар белән очрашулар

2019 елның 26 апреле, җомга

      2019 елның 26 апреле

Социаль хезмәт күрсәтүнең шартлары һәм тәртибе турында халыкка хәбәр итү кысаларында Алабуга “Доверие” үзәге белгечләре шәһәрнең белем бирү оешмаларында ата-аналар җыелышларында катнаша. Мондый очрашу 13 нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар бакчасында да узды. Директор урынбасары И. А. Михайлова гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегең хезмәтләре турында мәглүмат җиткерелде.  Сенсор Кабинеты, лекотека, "Гаилә иҗаты мәктәбе”, «Саундбим» кебек психологик-педагогик программалар һәм Үзәк проектлары гаиләләрдә зур кызыксыну уятты. Очрашу барышында гаилә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Бүлектә хезмәт алучы әниләрнең берсе ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә мондый дәресләрнең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген билгеләп үтте. Очрашуда катнашучыларның барысына да үзәк турында элемтә өчен мәгълүмат урнаштырылган буклетлар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International