“Ягез әле, әбиләр” һәм “Ягез әле, бабайлар” конкурсы

2019 елның 26 апреле, җомга

23 апрельдә “Березка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә культорганизатор Альметкин В. А. гаиләдә аерым урын алган кешеләргә багышланган «Ягез әле, әбиләр!”, “Ягез әле, бабайлар” конкурсы үткәрде.

Максат: өлкәннәрнең ялын оештыру, эмоциональ халәтне яхшырту.

Калоян Сатик, Шакирова Фанасия, Нурзаянов Марсель, Лотфуллин Рәшит  “Чәч толымын үр”, “Косынканы бәйлә”, “Бергә әзерлибез”, “Кем өйдә хуҗа” һәм башка конкурсларда актив катнаштылар.

“Супер әби!” һәм “Супер бабай” исемен Шакирова Фанасия һәм Нурзаянов Марсель, “Күңеле яшь әби” исемен – Калоян Сатик, “Алтын куллы бабай” исемен – Лотфуллин Рәшит алды.

Кичә җылы, дустанә атмосферада үтте.

Әлеге кичәдә 45 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International