Георгий тасмасы - Җиңү символы

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Георгий тасмасы - Җиңү символы

Май - күркәм бәйрәмнәр һәм изге эшләр вакыты, май аенда бөтен совет халкы халык тормышында иң әһәмиятле даталарның берсе – 9нчы Май, Җиңү көнен билгеләп үтә. Безнең ил өчен бу бәйрәм үзенчәлекле мәгънәгә ия. Бу сугыш кырларында һәлак булган, тыныч вакытта яралардан вафат булган кешеләр турында изге хәтер. Күптән түгел бөтен планета кешеләренең яхшы гадәт барлыкка килде - «Георгий тасмасы» акциясе үткәрү.

Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 24нче апрель көнне “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге тәрбиячесе Трофимова А.М. ата-аналар һәм реабилитантлар өчен Георгий тасмасы барлыкка килү тарихына багышланган чара – «Георгий тасмасы - Җиңү символы» исемле телдән журнал үткәрде.  Балалар Георгий тасмасы барлыкка килү тарихы, саргылт һәм кара төснең әһәмияте турында мәгълүмат тыңладылар һәм видеоролик карадылар. Очрашу ахырында хезмәт буенча инструктор Сергиенко С. Г. Георгий тасмалары ясау буенча мастер – класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International