Мамадыш интернат-йортында юбилей

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

   Бүген, 24 апрель көнне, Артур Афанасьев үзенең утызынчы туган көнен билгеләп үтә. Барлык хезмәткәрләр һәм интернатта  яшәүчеләр аны юбилее белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

  Афанасьев Артур Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында 2016 елдан бирле яши. Үзенең кечкенә буйлы булуына карамастан, актив яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә. Шулай ук районның барлык спорт чараларында да катнаша. 2 ел рәттән "Минем елларым – минем байлыгым" республика конкурсында вокал номинациясендә беренче урыннарны яулады

  Буш вакытта хуҗалыкта хезмәткәрләргә ярдәм итә. Ул барлык чараларда да актив катнашучы. Интернат-йортта Артурны хөрмәт итәләр һәм яраталар.

“Минем мавыгуларым миңа тормыш кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Үземне әйләнә-тирәдәгеләргә  файдалы һәм кирәкле итеп тоям" - ди Артур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International