“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Нәсел агачы» дигән темага мастер-класс

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен «Нәсел агачы»  дигән темага мастер-класс үткәрде.

   Чараның максаты: гаилә, гореф-гадәт һәм бурычлар турында  башлангыч кыйммәтләрне формалаштыру, яхшы мөгамәлә һәм үзара аңлашу атмосферасы тудыру.

    Белгеч гаилә кыйммәтләре, туган-тумачалары һәм  бабаларын белү мөһимлеге турында сөйләде, чөнки нәселнең көче кешегә төрле  кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Иҗади эш социаль хезмәт  алучыларның балалары, туганнары, якыннары, оныклары турындагы позитив хатирәләр белән үрелеп,  матур төсләр белән  чагылды.  Катнашучылар үзләренең гаилә тарихы белән уртаклашып, «Нәсел агачы» рәсемнәрен ясадылар.

   Чара ахырында, социаль хезмәт алучылар иҗади эшләре белән горурлык хисе кичерделәр һәм  кызыклы, мавыктыргыч чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

     Чарада 11 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International