Европа иммунитет саклау атналыгы

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Европа күләмендә Европа иммунитет саклау атналыгы  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2005 елдан башлап, ел саен 22-28 апрельдә уздырыла.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән, шул исәптән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында 23 нче апрельдән алып 29 нчы апрельгә кадәр Европа иммунитет саклау атналыгы уздырыла.

Төп максаты -  халыкка вакцинациянең мөһимлеге, яшеңә карап, прививкаларны үз вакытында ясату зарурлыгын аңлату. Йогышлы авыруларга каршы прививка ясатмаган балалар һәм өлкәннәргә авыру йоктыру куркынычы яный һәм алар әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.

Европа иммунитет саклау атналыгы  кысаларында Зәй муниципаль районында да төрле чаралар уздыру күздә тотыла.

24 апрель көнне, Европа иммунизация атнасы кысаларында,  “Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениесе, Зәй муниципаль районы  “Радость” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре  “Татарстан Республикасында  гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау бюджет федераль учреҗдениясе белгечләре белән очрашты.

Очрашу барышында 2 тема яктыртылды: "Кисәтү! Булдырмау! Прививка ясату!" һәм "Талпан энцефалитын кисәтү".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International