Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында " Вакцинация-ышанычлысаклану чарасы дигән темага әңгәмә узды"

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Европа иммунизация атналыгыкысаларында " Вакцинация - ышанычлы сакланучарасы»дип исемләнгән әңгәмә узды. Әңгәмәнең төп максаты-социаль хезмәт алучыларның вакцинациянең әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү. Чара башында интернат-йорттаяшәүчеләргә вакцинопрофилактиканыпропагандалау буенча социаль видеоролик күрсәтелде. Аннары медсестра Лаврентьева Роза «вакцина» ның нәрсә икәнлеге, иммунитет тәэмин итүе, вакцинация куркынычмы һәм хәзерге вакытта нинди вакциналар булуы турында сөйләде. Медицина хезмәткәре йогышлы авыруларданышанычлы саклану чарасы буларак профилактик прививкаларның югары ролен билгеләп үтте. Интернат-йортта яшәүчеләр оештыручыларгатанып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International