2019 елның 23-24 апрелендә Кемерово шәһәрендә Себер социаль хезмәткәрләренең I Съезды уза. Съездда Россия Федерациясенең 10 субъектыннан 800 делегат һәм чит ил кунаклары катнаша. Татарстан Республикасыннан съездда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тармагы белгечләре - Лаеш муниципаль районындагы "Золотая осень" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкирова һәм Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Плешкова катнаша. Пленар утырышта Президентның Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Иванович Меняйло, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Евгеньевич Цивилев һәм Кемерово өлкәсеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Владимир Иванович Мельник катнашты. Тармак белгечләре Кемерово шәһәренең Киров районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәм картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар.