Интернет, бүгенге көндә, тормыш белән шулкадәр тыгыз бәйле ,хәтта реаль һәм виртуаль дөньяларны аеруы да кыенлаша.
Әлбәттә, компьютер бала өчен бик күп файда китерергә мөмкин-бу бәһасез мәгълүмат чыганагы, уку материалы, мавыктыргыч китаплар, фильмнар, бөтен дөнья буенча яңа дуслар табу ысулы.
Тик медальнең кире ягы да бар: интернет белән артык мавыгу бәйлелек формалаштыруга китерергә мөмкин. Моның нәтиҗәсе - укуда яки эштә җитди проблемалар, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар, хәтта тышкы дөнья белән элемтәләрне тулысынча җимерүгә кадәр барып җитәргә мөмкин.
Шулай итеп, яшүсмерләргә интернет-бәйлелекне алдан кисәтү проблемасы аеруча актуаль булып тора.
Шул максатны күздә тотып, 2019 елның 22 апрелендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары һәм педагоглары Интернет бәйлелекне профилактикалау буенча 5 мәктәпнең 5 нче һәм 6 нчы сыйныфында укучы 30 укучы өчен дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучы 18 балигъ булмаган бала да катнашты. Дәрес барышында әңгәмәләр, рольле уеннар, конкурслар, викториналар, арт - терапия күнегүләре кулланылды.
Беренчел профилактика укучыларның психик җайлашуын, аларның үзара мөнәсәбәтләрен яхшыртуга, тере аралашуга уңай мөнәсәбәт булдыруга, компьютер бәйлелегенең билгеләре һәм аның нәтиҗәләре белән танышуга юнәлдерелгән.