«Надежда» социаль приютында Һөнәри юнәлеш бирүгә зур игьтибар бирелә, чөнки куп очракта, ата - аналар тарафыннан балаларга ярдәм күрсәтелми. Приютта тәрбияләнүчеләр, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә экскурсиядә булдылар. Башта аларны үзәк директоры Ләйлә Хөснетдинова үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.Соңрак төрле һөнәрләр турында презентация күрсәтелде, файдалы мәгълүмат язылган буклетлар таратылды. Балалар әлеге очрашулардан соң һөнәр сайлауның мөһим икәнлеген аңладылар.