Чарада берничә бала катнашты.Түбәндәге максатлар куелды: 1. Җиңү бәйрәме турында тирәнтеп мәгълүмат бирү. 2.Үз халкыбыз турында горурлык хисе тәрбияләү. 3.Сугыш ветераннарына карата хөрмәт хисе тәрбияләү. 4.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Тәрбияче балаларга сугыш һәм аның куркыныч яклары турында сөйләде.Тыл ветераннарының сугыш вакытында авыр хезмәтен сүрәтләгән рәсемнәр күрсәтте. Шөгыль барышында суґыш һәм тынычлык темасына җырлар, шигырьләр тыңладылар. Җиңү бәйрәменә кагылышлы плакатлар күрсәтелде. Алга таба балалар шөгыль темасы буенча рәсемнәр ясадылар. Бу дәрестә балаларга куп мәгълүмат бирелде һәм алар зур кызыксыну белән эшләделәр. Шөгыль файдалы һәм бик кызыклы үтте.