Татарстан Республикасында инде традициягә әйләнгән «ЭКОВЕСНА 2019» акциясы старт алды.
Бу акциянең максаты - халыкны табигать саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, экологик белемнәрне күтәрү, экологик яшәү рәвешен популярлаштыру, «чиста республикада» яшәргә омтылу тәрбияләү.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар әлеге чарада ел саен катнаша. Менә бүген дә безнең интернат-йортында яшәучеләр урман җыештырырга киттеләр. Бу урман -шәһәр халкының яраткан ял итү урыны.
«Җир-безнең йортыбыз, чисталык һәм тәртип сакларга – бу безнең бурычыбыз!» ,- диләр безнең социаль хезмәтләр алучылар.