Мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен “Здравушкка” тернәкләндеру үзәгендә һәр елны уза торган “Урман утырту көне” дигән акөия уздырылды.
Агач утырту-балаларны һәм яшьләрне әйләнә - тирә мохитне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең бик яхшы ысулы.
Бу юлы үзәк карамагындагылар - яшь экологлар үзәк территориясендә яшел үсентеләрне мөстәкыйль утыртырга карар иттеләр. Әбәттә, алар ярдәменнән башка узмады.Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре чыршы, спирея,можжевельник үсентеләрен алып килделәр.
Шәһәр экологлары яшь буынга шәһәрләрне яшелләндерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр, үсентеләр белән дөрес эш итәргә , аларны карарга өйрәттеләр. Агач утыртуда төп шарт-аңлылык һәм иҗади фикер, ул чакта агачлар да көчле,нык үсәчәк һәм әйләнә - тирә мохиткә максималь файда китерәчәк. Хәзер " Здравушка "үзәге территориясендә балаларның үз куллары белән утыртылган агачлар үсәчәк. Үссен безнең агачларыбыз һәм матурлыклары белән сөендерсен.