Арчаның «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә, “ Юмарт күңел ” программа кысаларында, тәрбияләнүчеләрне үсентеләре үстерергә өйрәтәләр. Балаларны бигрәк тә орлыкларның шытып чыгулары, үсешләре кызыксындыра. Шуңа күрә, яз көне тәрәзә төбендә үсентеләре үстереләр. Балалар турыдан – туры орлык чәчүдә һәм үстерүдә катнашалар. Алар кечкенә бармаклары белән орлыклары чәчәләр һәм үсешен күзәтәләр. Әлеге программа буенча чираттагы дәрес 23 апрельдә үтте, анда балалар помидор үсентеләрен күчереп утырттылар.
Хезмәт белгече Гөлнара Фирдинат кызы әйтүенчә, орлык утыртканда, һәм аларның үсешен күзәткәндә, баларның бу өлкәдәге белемнәре ныгытыла. Уздырылган чаралар хезмәти тәрбиягә зур этәргеч булып тора.
Шулай ук - яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен уникаль мөмкинлек.