2019 елның 22 апрелендә Казан Кремелендә ел саен үткәрелә торган «Ел хәйриячесе - 2018» Республика конкурсына йомгак ясалды. Безнең районнан халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулловна житәкчелегендә күп балалы гаиләләр катнаштылар.
Күп балалы гаиләләр өчен аерым программа әзерләнгән иде. Балык Бистәсеннән Залялиевлар, Күгәрчен авылыннан Шамсевалиевлар, Миннехановлар гаиләләрен Казан Кремле буенча сәяхәттән соң С. Сәйдәшев исемендәге концертлар залында концерт программасы көтте. Чара Корстон сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды. Барлык гаиләләргә дә сертификатлар тапшырылды, ә балалар йомшак уенчыклар алдылар.