"Веста" үзәгендә «Минем яңа дөньям» дип аталган иҗади дәрес үтте

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бәби көткән һәр хатын-кыз өчен тынычлану, иҗат итү һәм үз-үзләрен күрсәтү омтылышы этабы башлана. Йөкле кешеләрнең иҗаты - үзенчәлекле дөнья, анда буяулар җанлана, ә безнең өчен гадәти барлык әйберләр яңа мәгънә ала.

      «Ләкләк көтәбез» клубы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен «Минем яңа дөньям» дигән иҗади дәрес үткәрде. Максат: эмоциональ киеренкелекне төшерү, катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

      Йөкле хатыннарга рәсемле берничә төрле шаблон тәкъдим ителде. Хатын - кызлар чәчәкле шаблоннарны сайлады, моны ачык, матур рәсем ясарга теләүләре белән аңлатты, ә чәчәкләр моның өчен иң кулай күренеш. Катнашучылар үзләренең чәчәкләрен буяу эшен бик теләп башлап җибәрделәр, эш барышында үзләренең бөтен борчуларын оныттылар һәм дәрес башланганчы аларны нәрсә дулкынландырганын хәзер хәтерләмибез дә дип билгеләп үттеләр.

      Белгеч хатын-кызларга иҗат белән мөмкин кадәр ешрак шөгыльләнергә киңәш итте һәм үз иҗат җимешләрен бәяләмәскә киңәш итте. Аны гомуми күзәтү алдыннан тәкъдим итәргә кирәкми, ә шәхси әйберләр арасында сакларга гына кирәк икәнен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International