“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Без яшәгән ил” дигән әңгәмә узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның  23 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  тәрбияче Самойлова Гөлчәчәк  балалар өчен “Без яшәгән ил” дип исемләнгән әңгәмә үтте.

Әңгәмәнең максаты Ватанга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү, балаларның сөйләмен, хәтерен, фикерләү сәләтен үстерү.

Әңгәмә башында балаларга туган ил, дәүләт бәйрәмнәре , Җир безнең уртак йортыбыз турында сөйләделәр.

Дәрес ахырында балалар үз илләренең табигате турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада 25 бала һәм 3 ата – ана катнашты, ул җанлы һәм күңелле үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International