"Җитештерү гимнастика"

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Хезмәткәләр арасында үзара мөнәсәбәтне һәм аларның эш дәрәҗәсен күтерү өчен нишләргә кирәк?. “Березка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бу сорауга җавапны тиз таптылар: элеккеге  күркәм традиция җитештерү гимнастика ясау тергезелде.

Көндезге сәгать бердә хисапчылар, икътисадчылар, шәфкать туташлары, социаль эш буенча белгечләр, кече медицина ярдәмчеләре гимнастика ясарга чыгалар. Ун минут дәвамында ясалган гади генә күнегүләрдән соң, ару – талуның эзе дә калмый, организм яңа көч җыя.

Гимнастиканың максаты: эш урынында талчыгуны кисәтү, актив  тормыш алып бару, эшчәнлекне үстерү, мускулларны ныгыту.Үзәк җитәкчелеге фикеренчә ,гимнастика сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, хезмәткәрләр арасындагы психологик атмосфераны да яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International