2019 елның 22 апрелендә тәрбияче Сәгыйдуллина М. В. мәктәп яшендәге балалар белән «Җир көне» дигән чара үткәрде. Бу чараның максаты: укучылар тарафыннан җир язмышы өчен мораль җаваплылык тудыру, экологик культура формалаштыру .
Бурычлары:
Дәрестә 9 кеше катнашты. Бу дәрестә балалар "Җир көне" белән таныштылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның традицияләре турында белделәр. Презентация караганнан соң планетаның хәзерге торышы, аңа кеше йогынтысы белән таныштылар. Шулай ук «Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы вәкилләре " викторинасында катнаштылар.
Чара ахырында балалар табигатьне сакларга һәм якларга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.