2019 елның 22 апрелендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган“Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!” акциясе старт алды һәм хәзерге вакытта дәвам итә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгының Мамадыш муниципаль районының “Кайгырту” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә акция оештырды. Аның максаты – Бөек ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү; хәйриячелек һәм иреклелек традицияләрен үстерү, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар проблемаларын чишүгә җәмәгатъчелек игътибарын җәлеп итү иде.Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Мелихова Анастасия Михайловнага йорт яны территориясен чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистартуда, түтәлләрне казуда һ.б. ярдәм күрсәтелде. Эш тәмамланганнан соң, балалар чәй табыны артында Анастасия Михайловнаның сугыш вакытында яшьтәшләренең ничек яшәүләре һәм эшләүләре турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар.