22 нче апрель көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына кунакка Әлмәт медицина көллиятеннән ихтыяри ярдәм хәрәкәте килде.
Бу хәйрия концертының максаты һәм бурычлары:
-әйләнә-тирәдәгеләргә карата дустанә мөнәсәбәт булдыру;
-күңел ачу һәм иҗат итү күнекмәләрен үстерү;
-кешеләргә әхлакый шәфкатьлелек, күңел игелеге, ихласлылык төшенчәләрен сеңдерергә;
- кешеләрне хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда яшеренгән иреклелек потенциалын ачу.
Иң беренче чиратта алар безнең өлкәннәребез белән “Иммунитет һәм аны ныгыту” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.Аннан соң барысы бергә өлкәннәр арасында тест үткәрделәр,бер-берсе белән фикер дә алыштылар. Соңыннан үзләренең матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез бу очрашудан бик канәгать булып калдылар. Бу концерт өмет һәм ышаныч, җылылык һәм игелеклелек белән сугарылган иде. Безнең һәрберебез, шатлык һәм өмет нурын бүләк итеп, игелекле кеше булып кала ала.
Катнашучылар саны – 57 кеше.