«Безнең шәһәр урамнары» муниципаль проекты кысаларында 17 апрель көнне «Альфа» мәдәният йортында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 18 балигъ булмаган бала өчен «Мин беләм, шәһәр булачак» дигән чара узды.
Максаты: туган шәһәр тарихы белән танышу, иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү, бәйрәм атмосферасы булдыру.
Чара шәһәрнең беренче төзүчесе Татьяна Ивановна чыгышыннан башланды, ул үзенең эше, Түбән Кама шәһәренең ничек төзелүе турында сөйләде; үзе язган шигырьләрен укыды һәм балаларга изге теләкләрен җиткерде, чөнки нәкъ менә алардан шәһәрнең киләчәге бәйле булачак.
Чараның икенче өлешендә “Веста” Үзәге хезмәткәрләре катнашучыларга үзләрен төзүчеләр ролендә сынап карарга тәкъдим итте. Мастер-класс бик актив узды, балалар үз эшләрен сыйфатлы һәм матур итеп башкарырга тырыштылар. Барысы да әзер булгач, “төзүчеләр” үз йортларын алдан әзерләнгән макетка урнаштырдылар һәм территорияне чәчәкләр белән яшелләндерделәр. Балалар бик канәгать калдылар, чөнки алар үз куллары белән тулы бер шәһәр төзи алдылар!
Мастер-класстан соң балалар янына күңелле “Смурф” һәм “Смурфетта” әкият персонажлары килде. Дәртле флеш-моб катнашучыларның күңеленә хуш килде. Балалар үзләренең барлык талантларын һәм сәләтләрен күрсәтә алдылар, яхшы ял һәм файдалы итеп үткәргән вакыт өчен оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.